Питрәчтә тантаналы рәвештә десантчы сугышчыларга һәйкәл ачтылар

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Кыска вакыт эчендә Питрәч авылының Җиңү паркында десантчы сугышчыларга һәйкәл куелды. Ул һава-десант гаскәрләре оешуга 90 ел тулу хөрмәтенә барлыкка килде.

Һәйкәлне ачу тантанасы 2 августта - ВДВ көнендә булды. Чарага җирле халык, Казаннан һәм күрше районнардан кунаклар җыелды. Десант сугышчыларының батырлыклары турында без ишетеп кенә белмибез. Питрәчнең күп кенә балалары элита гаскәрләрендә намус һәм лаеклы хезмәт иттеләр.

- Бу һәйкәл үсеп килүче буын һәм якташларыбыз өчен үрнәк булсын, - ди Татарстан десантлар берлеге рәисе, якташыбыз Юрий Суворов.

Ул район җитәкчелегенә, руханиларга һәм битараф булмаган барлык кешеләргә һәйкәл төзүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Юрий Суворов десантчыларга, аларның хатыннарына һәм спонсорларына юбилей медальләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International