Елның салкын чорында социаль инфраструктура объектларында санитар-эпидемиягә каршы чаралар турында

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, елның салкын чорында температураның кискен төшүе белән бәйле яңадан суыту организмның респиратор инфекцияләргә, шул исәптән COVID-19га каршы саклану көчләрен вакытлыча киметергә мөмкин.

Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә грипп һәм ОРВИ буенча эпидемия сезоны вакытында һава температурасы түбән булу сәбәпле, өлкәннәр һәм балаларның вакытлыча һәм даими урнашу биналарында һава температурасының гигиеник нормативларын бәяләү белән бер үк вакытта җылыту системаларының төзеклегенә һәм эшләвенә, җылыту һәм җылылык җиһазлары эшенең нәтиҗәлелегенә игътибар итәргә кирәк.

Бу бигрәк тә социаль инфраструктура объектларына кагыла: медицина, мәгариф оешмалары, балалар һәм өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен йортлар, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен интернат-йортлар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International