2021 елның 11 маеннан 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү (4 сыйныф) көтелә.
Начар метеорологик күренешләр - 2021 елның 13 маенда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.