Питрәчтә балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бәйрәм Питрәч авылының балалар шәһәрчегендә бик җанлы һәм кызыклы үтте.

Чара башында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин котлады.

Ул барысына да җәйге каникулларда яхшы ял итүләрен һәм яңа уку елына яңа көчләр белән керешүләрен теләде.
Альберт Валерьевич яшь спортчыларга һәм республика һәм бөтенроссия иҗат конкурсларында җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Аннан соң балалар өчен кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылды. Алар өчен әти-әниләр, әби-бабайлар һәм дуслар бик теләп җан атты.

Без бәйрәмгә оныкларыбыз Камилә, Әмир һәм Сафина белән килдек, - диләр питрәчлеләр Гөлфия һәм Рүзәл Нурмөхәммәтовлар. – Без җыр белән чыгыш ясаучы Камиләне хуплыйбыз. Безнең кыз яшьләр үзәге каршындагы музыка мәктәбендә укый, - дип горурланып билгеләп үттеләр алар.

Чараның икенче кунагы Айгөл Мөхетдинова рәсем ясау белән мавыга.

Беренче вакытта мультфильм геройларын ясадым, хәзер табигатьне һәм хайваннарны, бигрәк тә песиләрне. Мин монда беренче тапкыр һәм миңа барысы да ошый, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Айгөл Шәле мәктәбенең беренче сыйныфын тәмамлый.
Ә Ленино-Кокушкино авылының сигезенче сыйныф укучысы Алинә Минһаҗева мондый бәйрәмнәрдә күп тапкырлар катнаша. Ул төрле масштабтагы фестивальләрдә һәм конкурсларда, шул исәптән «Созвездие-Йолдызлык»та даими катнаша. Бу көнне аны ирешкән уңышлары өчен Диплом белән бүләкләделәр.

Мин татар һәм рус телләрендә җырлыйм, заманча эстрада җырларын һәм рокны башкарам. Профессиональ артист булырга хыялланам. Иң мөһиме - теләк, ә ул минем бик көчле. Моның өчен күп шөгыльләнергә кирәклеген аңлыйм, һәм мин әзер, - дип сүзен йомгаклады Алинә.

Бәйрәмдә 100гә якын бала бүләкләнде, алар арасында 33 укучы һәм 3 спорт командасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International