Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты 2021 елның 1 яртыеллыгында җайга салына торган оешмаларның хисабын кабул итә

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Мәгълүматларны ЕИАСка шаблоннар форматында тапшырырга кирәк.

Җайга салынулы оешмаларга 17 августка кадәр ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетына 2021 елның 1 яртыеллыгында хисап тапшырырга кирәк.

Әлеге мәгълүмат Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының шаблоннар форматындагы тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы аша кабул ителә. Аларны системада гына түгел, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты сайтының «Документлар», «Җайга салынулы оешмаларга» («коммуналь комплекс оешмалары», «электр һәм җылылык энергетикасы»бүлекчәләре) бүлегендә дә табарга була.

Җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау һәм билгеләнгән тарифларның күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый торышына йогынтысын анализлау өчен түбәндәге мәгълүмат таләп ителә::

 

Үзкыйммәтенең калькуляциясе (CALC.VS.PRD.2.16);

Үзкыйммәтенең калькуляциясе (CALC.VO.PRD.2.16);

Каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, зарарсызландыру һәм күмү үзкыйммәтен калькуляцияләү (CALC.TKO.PRD.2.16);

Җылылык энергиясен җитештерү һәм тапшыру белән бәйле чыгымнарны калькуляцияләү (CALC.TS.NOTCOMBI.PRD.2.16);

Җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүнең үзкыйммәтен калькуляцияләү (CALC.TS.TRANS.PRD.2.16).

 

2021 елның 1 яртыеллыгында дәүләт тарафыннан җайга салына торган хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә тискәре финанс нәтиҗәсе булган очракта, чыгымнар барлыкка килү сәбәпләре, шулай ук оешманың финанс хәлен тотрыклыландыру буенча күрелгән чаралар турындагы мәгълүматны Дәүләт комитетына җентекле исәп-хисаплар һәм нигезләмәләр белән аңлатма язмасын тапшырырга кирәк. Әгәр коммуналь хезмәтләр күрсәтү туктатылган яки оешма юкка чыккан икән, бу хакта Дәүләт комитетына язмача хәбәр итәргә, раслаучы документларны хатка теркәргә кирәк.

Хисап бирү мәсьәләләре буенча ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге белгечләренә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)221-82-70, +7(843)221-82-73, +7(843)221-82-77.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International