Аучы көннәре:1 августтан «Хайваннар дөньясы турында» һәм «Ау турында» гы Федераль законнарга кертелгән төзәтмәләр үз көченә керә

2021 елның 30 июле, җомга

атарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:1 августтан «Хайваннар дөньясы турында» һәм «Ау һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә.

Төзәтмәләрнең максаты-хайваннар дөньясын саклау һәм алардан файдалану һәм ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә законнарны куллану практикасында кабатланучы нормаларны һәм ачыкланган каршылыкларны бетерү. Норматив-хокукый актлар дәүләт мониторингы һәм хайваннар дөньясы объектлары кадастрын алып бару практикасы белән туры китерелде.

Аларда «Хайваннар дөньясы турында» һәм «Ау һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законнарны куллану практикасында, ау чикләүләрен билгеләү өлешендә, каршылыклар бетерелде.

Моннан тыш, ау чикләүләрен билгеләү тәртибе язылган. Ау кагыйдәләре нигезендә РФ субъектының югары вазыйфаи заты рөхсәт ителгән ау төрләрен билгели. Ау кагыйдәләре белән каралган очракларда, РФ субъектының югары вазыйфаи заты куллану өчен рөхсәт ителгән ау коралын, ау вакытын һәм ауның башка чикләүләрен билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International