Урман хайваннарын санап чыгу 2021:Татарстанда күпме дала төлкесе яши?

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Корсак яки дала төлкесе- төлкеләр ыруына, этләр гаиләсенә караган сөйкемле җанвар. Гади төлкегә охшаган, әмма күләме буенча кечерәк. Аның авырлыгы дүрт-алты килограмм, кызгылт сары- соры яки кызыллы соры төсле. Дала төлкесенең йоны куе, тыгыз мамыклы һәм бик «җылы». Алар-чын ерткычлар: тиз, сакчыл, табышына сиздермичә якын килергә һәм аны тиз арада эзәрлекләргә сәләтле.

Кышкы маршрутны исәпкә алу  нәтиҗәләре буенча, бүгенге көндә республика урманнарында 96 хайван яши. Аларның саны стабиль.

Дала төлкесе ояларда яши. Өй итеп байбак, йомран, зур ком тычканы, бурсык һәм төлке ояларын куллана. Үзе ояны сирәк казый.

Элек Татарстанның көньяк районнарында – Баулы, Бөгелмә һәм Нурлат районнарында гына яшәгән. Хәзерге вакытта дала төлкесе республика территориясен киңрәк үзләштерә башлады һәм хәзер аларны Әлмәт, Лениногорск, Ютазы, Азнакай, Тукай, Мөслим, Сарман районнарында да очратырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International