Татар Тау Иле авылында авыл Советы бинасы ачылды

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Яңа объектны ачу хөрмәтенә республикадан кунаклар килде.

Элек Татар Тау Иле авыл җирлеге башкарма комитеты 1976 елда төзелгән иске бинада урнашкан иде. Анда шартлар начар, урын кечкенә булган.
Яңа бинада күпкә уңайлырак булачак. Анда 4 аерым кабинет бар: җирлек башлыгы, аның сәркәтибе һәм гражданнарны кабул итү бүлмәләре, архив өчен тагын бер кабинет.

Объектны ачу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов, авыл җирлекләре башлыклары, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская катнашты.

 

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Башкарма комитет секретаре Раушания Бохараевага «ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Рәхмәт хаты тапшырылды. Ветераннарны район башлыгы имзалаган «Намуслы хезмәте, профессионализмы һәм Татар Тау Иле авыл җирлеге үсешенә зур өлеш керткәне өчен» Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International