Сугыш ветераны Нина Куприяновага 100 яшь тулды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Ветеранны тантаналы рәвештә туган көне белән котладылар.

Аны котларга район башлыгы Илһам Кашапов, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, социаль яклау бүлеге башлыгы Дарья Юматова, хәрби комиссар Владимир Гузич килде.
Нина Никифоровнага Россия Президенты, Татарстан Президенты исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды. Юбилей көнендә аны Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлегенә медаль белән бүләкләделәр. Шулай ук «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» дигән китап бүләк иттеләр, аның 186 битендә ветеранның кыска хәрби биографиясе һәм фоторәсемнәре басылган.
"1942 елның апрелендә ирекле рәвештә фронтка китте. 1 нче зенит-прожектор дивизиясенең Прожектор полкында Подольскта хезмәт итә", - дип язылган китапта.
Ә мәдәният бүлеге коллективы һәм яшь армиячеләр аның өчен мини-концерт оештырдылар. Нина Никифоровна барысына да шундый игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм 100 яшьлек юбилеен шатланып каршылавын әйтте.

Кәеф яхшы. Пенсиягә чыкканча яшәргә кирәк әле, дип уйламаган идем, ә монда бер гасыр узды! - диде ул елмаеп.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International