Чыты авылында Мәүлә Колый хөрмәтенә таш плитәгә киләчәк буыннарга юллама салдылар

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Шулай ук җирле мәчеткә аның исеме бирелде.

Чыты авылына керү юлында 17-18 гасыр башында яшәгән бөек шагыйрь һәм мөселман дин эшлеклесе Мәүлә Колый хөрмәтенә стела урнаштырылачак. Бу авыл аның кече ватаны дип санала. Таш плитәгә тимер капсула салынды, анда эчендә киләчәк буыннарга юллама бар.

Кадерле киләчәк буын вәкилләре! Без, Питрәч районында 2022 елда яшәүчеләр, сезгә дистә еллардан соң мөрәҗәгать итәбез! Мәүлә Колыйның тормыш юлы һәм иҗади мирасы аз өйрәнелгән, ә аның турындагы истәлекләр без – әлеге бөек шәхес дәвамчылары буыны тарафыннан мәңгеләштерүне һәм киң танылуны таләп итә. Сезгә үзебезнең якты киләчәккә ышаныч, өмет һәм омтылышларыбызны тапшырып калдырабыз. Без, бу вакыт эстафетасын ныклы кулларга тапшырабыз, дип ышанабыз!», - дип әйтелә юлламада.

Мондый юлламалар күп-күп еллардан соң казу эшләре вакытында киләчәк буыннар үткән заман турында мәгълүмат алсын өчен кирәк.

Шулай ук Чыты мәчетенә Мәүлә Колый исеме бирелде. Бу уңайдан изге Коръән укылды.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Мөселман диния назарәте мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, район башлыгы Илһам Кашапов, шулай ук башка эшлеклеләр катнашты. Биредә җирле халык та булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International