Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан район Советы һәм башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре, Финанс-бюджет палатасы һәм Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы өчен семинар узды. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Валентина Урысова семинарда катнашучыларны республикадагы һәм Питрәч муниципаль районындагы коррупция торышы белән таныштырды, ә ММСта коррупция һәм башка хокук бозуларны булдырмау өчен җаваплы зат Юлия Зарипова муниципаль хезмәттә законнарда билгеләнгән чикләүләр һәм тыюлар турында сөйләде.