Күз яшьләре белән бәйрәм: Питрәчтә Җиңү көне булып үтте

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

1941-1945 елларда 7 меңгә якын якташыбыз сугышка китә, бары тик бишенчесе генә кайта

Район үзәгендә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм башка кунаклар катнашында үзәк мәйданда Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Мәктәп укучыларына Россия, Татарстан флагларын, Җиңү байракларын һәм Георгий тасмасын тантаналы рәвештә чыгару хөрмәте бирелә, ә мәдәният хезмәткәрләре хәрби тематикага театральләштерелгән тамаша күрсәтәләр. 

Шуннан соң катнашучылар Җиңү паркына митингка юл тоттылар. Район башлыгы Илһам Кашапов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, район хәрби комиссары урынбасары Фәрит Вәлиев тантаналы чыгыш ясадылар.

Питрәч районыннан Бөек Ватан сугышы елларында 6785 кеше чакырыла һәм мобилизацияләнә, шуларның 1100е генә кайта. 

Митинг ахырында питрәчлеләр мемориаль һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International