"Элбэдэн" фестивалендә Брест крепостена һөҗүмне күрсәттеләр

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

«Элбэдэн – 2023» фестиваленең соңгы реконструкциясе «Брест ныгытмасы турында легенда» булды. Анда кавалерия, тарихи техника һәм авиация җәлеп ителде.

Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров сүзләренчә, ел саен алар реконструкциягә яңа тарихи вакыйгалар кертәләр.  

 Быел бездә немецлар госпитальне басып алды, шулай ук колоннаны Брест ныгытмасыннан чыгару булды.  Бу реконструкциядә дөнья вакыйгалары аркасында техника азрак булды. Ләкин без тамашачыларга тамаша һәм кызыклы, ә иң мөһиме танып белү тарихын күрсәтергә тырыштык, - дип сөйләде ул. 

Ике көнлек чарада 300гә якын реконструктор һәм 30 берәмлек хәрби техника катнаша. Алар Россиянең төрле шәһәрләреннән: Мәскәүдән Екатеринбургка кадәр килгәннәр. Катнашучыларның иң күбе Идел буе – Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Марий Эл һәм Чувашия Республикаларыннан җыелды.   

Фестиваль ахырында барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. 

V Бөтенроссия фестивале ел саен безнең якташыбыз — Советлар Союзы Герое, Брест ныгытмасының легендар яклаучысы Петр Гаврилов истәлегенә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International