Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» республика иҗат фестиваленең район этабы гала-концерты узды.
Катнашучыларның яше 18 дән 35 яшькә кадәр. Балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм башка өлкәләр хезмәткәрләре үз талантларын күрсәтте. Барлыгы тамашачыларга 15 номер тәкъдим ителде.