"Мәдәният өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында" 2019 елның 17 маендагы 773 номерлы карары

Мәдәният өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында

 

 

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында»  2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2010 ел, 2 ноябрь, 880 нче карары, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы җирле үзидарә органнарының (яңа редакциядә) муниципаль хезмәтләр күрсәтү административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында» 2011 елның 21 мартындагы 510 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.      Җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларына милекчеләргә һәм файдаланучыларга сак йөкләмәләре рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең Административ регламентын расларга (1 нче кушымта)

2.      Җирле (муниципаль) әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни ядкәрләргә реставрация йөкләмәсен әзерләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең Административ регламентын расларга (2 нче кушымта)

3.      Җирле (муниципаль) әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне файдалануга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең Административ регламентын расларга (3 нче кушымта)

4. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» 2013 елның 10 апрелендәге 910 номерлы карарының 1.22, 1.23, 1.24 пунктын үз көчен югалткан дип танырга (2017 елның 9 мартындагы 323 номерлы карары үзгәртүләр белән).

5. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында http):/ www.pestreci.tatarstan.ru  һәм «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында» Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә: http://pravo.tatarstan.ru урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга (халыкка игълан итәргә).

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А. С. Шәйхисламовка йөкләргә.

 

 

 

Питрәч муниципаль районы

башкарма комитеты җитәкчесе                                                      А. В. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 953.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International