“Балаларга чиста мәйдан” акциясе

2017 елның 3 октябре, сишәмбе
Көзге изгелек атнасы- изге эшләр эстафетасы” акциясы кысаларында “Шатлык” приютында социаль педагог Закалова Оксана җитәкчелегендә “Яшь патриот” тимурчылар отряды “Балаларга чиста мәйдан” девизы астында акция үткәрде. Питрәч авылы Казанская урамында урнашкан балалар мәйданчыгыннан кенкүреш мусор калдыкларын җыйдылар, мәйданны коелган яфраклардан чистарттылар. Балалар зур теләк белән эшләделәр. Бу эш барышында тәрбияләнүчеләрдә әйләнә- тирә тәбигатькә карата җаваплы караш тәрбияләнде, алар тырышлыгы белән балалар мәйданчыгы тагында матурайды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International