Хөрмәтле укытучылар һәм педагогика хезмәте ветераннары!

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!

Бу көнне без  гомерләрен иң кирәкле һәм мөһим һөнәрләрнең берсе – укытучылык хезмәтенә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез.

Сезнең хезмәт күп кырлы. Сез  балаларга белем бирәсез, яшь буынны иң кирәкле фәннәргә өйрәтәсез. Илебезнең булачак гражданнарында  намус,  мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез. Сезнең ярдәм, тырышлыгыгыз белән  буыннар алмашынучанлыгы, традицияләр саклана.

Педагогларның авыр һәм изге хезмәте җәмгыятьтә зур ихтирамга лаек. Укытучы хезмәте зур һөнәри осталык, күп көч, акыл, түземлелек таләп итә. Сез шәхес тәрбияләүче булып торасыз, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтәсез. Сезнең осталыгыгыз, түземлегегез,  эшегезгә һәм балаларга карата булган мәхәббәтегез укучыларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.

Сезгә һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәт. Бигрәк тә район мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткән педагогика хезмәте ветераннарына рәхмәтләребез чиксез.

Барыгызга да нык сәламәтлек,  күңел күтәренкелеге, һөнәри уңышлар телим!  Сезгә районыбыз киләчәге өчен яңа казанышлар яуларга насыйп булсын!

Эдуард Дияров,

Питрәч муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International