Һәрвакыт шундый итагатьле һәм игътибарлы булып кал, Айгөл!

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле редакция. Мин сезгә үзебезнең Чыты авылы фельдшеры Айгөл турында язарга булдым әле. Мин инде 83 яшьтә, олы яшьтә булсам да, монарчы, алай каты итеп авырганым булмады, үземне әйбәт хис итә идем. Быел җәй көне салкын тиеп каты авырып киттем, хәтта, урын өстендә яттым. Айгөлне өйгә чакырттым. Шул көннән алып, ул көндә өйгә килеп, иртә-кич укол ясап, дарулар биреп, мине дәвалады. Яшь кенә булса да, дөрес диагноз куеп, мине аякка бастырды, рәхмәт яусын аңа. Ул миңа хастаханәгә барырга тәкъдим итте:

- Мин инде олы кеше анда барып йөрмим, өйдә генә дәваланып карыйм, - дидем.

Айгөл үз эшенә бик җаваплы карый, кайчан гына мөрәҗәгать итмә шундук килеп җитә. Кешеләргә бик игътибарлы, итагатьле, бик мөлаем, инсафлы, шәфкать туташы. Ул әле атнага ике тапкыр Янсуар авылына да барып эшли.

Айгөлнең гаиләсе дә бик матур, тату, ул  кайнана-кайната белән яши, тормыш иптәше Илнар белән бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр.

Һәрвакыт  шулай игътибарлы, итагатьле, кешелекле булып кал, Айгөл, без сине бик яратабыз.

Сиңа эшеңдә, тормышыңда уңышлар теләп, Фәсахәт апаң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International