Уңыш һава шартларына да, ничек эшләүгә дә бәйле.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Һәр сезон үзенчәлекле була, шуңа күрә  дә Питрәч  авыл хуҗалыгы предприятиеләре сынауларга һәм авырлыкларга күптәннән күнеккән инде. Бу язда табигать үз характерын күрсәтте.

– Язгы кыр эшләре  тәмамланды диярлек, инде аның нәтиҗәләре турында сөйләргә дә буладыр, мөгаен. Безнең аграрийлар өчен  бу сезон нинди булды?

– Әйе, бүгенге көндә  (материал әзерләнгән көн – 28 майга)   барлык чәчүлек мәйданнарның 94 процентында, сабан культуралары чәчү планлаштырылган мәйданнарның 98 процентында чәчү эшләре башкарылган. Чәчүгә мөмкинлек чыгуга керештек, әмма  гадәттәгедән соңрак, чөнки   яз соңарып килде. Кар эреп беткәнен озак көттек, туфрак соң өлгерде,  аны эшкәрткәндә дә һава шартларына бәйле рәвештә кыенлыклар килеп туды. Шулай да без графиктан чыкмадык, барлык эшләр дә вакытында башкарылды. Чәчүдән һәм туфрак эшкәртүдән тыш кырларда шулай ук  сабан культуралары кырларын тырмалау (тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканнан соң тырмалау), корткычлардан – бөҗәкләрдән, чүп үләннәреннән эшкәртү, яфрак тукландыруы үткәрәбез.

- Бу сезонның үзенчәлекләре нидә?

- Хәзер бөтен җирдә игенчелек биологизациясе турында сүз бара. Узган елда республиканың кайбер районнары туфракны кирәкле элементлар белән баету буенча яңа технологияләрне киң кулланылышка керттеләр. Бу көзге уҗым, сидератлар өчен бүлеп куелган кырларда чәчү юлы белән башкарыла. Ягъни, бу кырларга рапс, горчица, донник чәчелә, бутонизациягә кадәр аларны чабалар һәм туфрак белән аралыйлар. Үткән сезонда без шулай ук мондый культураларны зур булмаган территориядә чәчтек, хәзер исә бу мәйданнарны киңәйтәчәкбез.

- Мондый методның уңай яклары нәрсәдә? Бездә аны нинди күләмдә кулланырга планлаштыралар?

- Аның өстенлекләре берничә. Беренчедән, бүгенге көндә минераль ашламаларның бәяләре бик югары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен бу зур йөкләмә. Ә сидератлар үз нәтиҗәлелеген инде узган елда ук күрсәтте. Алар киң кулланылган Сарман, Зәй районнарындагы кырлар уңдырышлылыгы югары булды. Моннан тыш, көзге уҗым өчен бүлеп куелган мәйданнарны бер сезонга 4-6 тапкыр эшкәртергә туры килә. Бу техника, механизаторлар өчен зур йөкләмә. Ә сидератлар чәчелгән кырлар  мондый даими эшкәртүгә мохтаҗ түгел. Быел без 7800 гектарның 3400енә сидератив культуралар чәчергә планлаштырабыз. Бу мәйданның бер өлеше, 1800 гектар инде чәчелде.

- Безнең хуҗалыкларда сабан бөртеклеләре чәчүне инде төгәлләделәр, тагын нинди культуралар чәчәсе кала?

- Орлыкка һәм силоска 2100 гектарга кукуруз (планда - 3300 га), 300 гектар карабодай (планда - 560 га), 150 гектар рапс (район буенча планда - 5100 гектар), 200 гектар горчица (1000 га) һәм 55 гектар бәрәңге (165 га) чәчеп бетерәсе кала. Көнбагыш 3500 гектарга чәчелде. Уңышны фаразларга әле иртәрәк, җәйнең нинди булачагы билгеле түгел. Яхшы һава торышына өметләнәсе һәм булачак уңыш турында кайгыртуны дәвам итәсе кала.

- Кыр эшләренең киләсе этабы - азык әзерләү якынлаша. Хуҗалыклар моңа ничек әзерләнә?

- Әйе, сезон барышында игенчеләрнең ял итеп утырыр вакытлары юк. Кырларда сабан культураларын чәчү дәвам итә, шуның белән бергә, тиздән азык әзерләү чоры башланачак. Якын арада азык әзерләү техникасын кабул итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International