Яшьләр бездән активрак һәм максатчанрак

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

- Мин бу бәйрәмгә карата бик уңай мөнәсәбәттә, минем өчен ул үзенчәлекле, чөнки минем эшчәнлек 20 ел элек нәкъ тә Яшьләр көненнән башланды, - дип уртаклашты район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева. - Ул вакытта балалар шәһәрчеге бик иске иде, һәм без әлеге бәйрәмне беренче тапкыр шунда үткәрдек.

Яшьләр көне – ул музыка, балалар көлүе, татлы вата һәм батутлар гына түгел. Бу көнне әлеге яшь категориясендәге иң актив һәм лаеклы кешеләрне бүләкләделәр. Яшьләр сәясәте өлкәсендәге районның иң яхшы яшь белгечләрен, мәктәпне медаль белән тәмамлаган чыгарылыш укучыларын, яшь өйләнешүчеләрне һәм әти-әни булган парларны хөрмәтләделәр. Сәхнәгә волейбол буенча район чемпионатының җиңүчеләре дә чыкты, алар мактаулы грамоталарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Яшь блоггер Маргарита Сагиева турында да онытмадылар.

- Әбүнәчеләремнең күпме икәнлеген белмим, мин аның артыннан күзәтмим, миңа көн саен ниндидер яңа видео төшерү ошый, - диде Маргарита.

- Блоггерлык белән без күптән түгел генә, бер ай элек шөгыльләнә башладык, ә инде шундый зур игътибарга лаек булдык. Мин, һичшиксез, горурлык хисе кичерәм, - дип билгеләп үтте Маргаританың әнисе. Ул яшьләр эшләре бүлегенең белгече, бу кичтә ул да бүләккә лаек булды.

- Хәзерге яшьләр минем заман яшьләреннән аерылып тора. Алар талантлырак дип әйтеп булмый, шулай да, безгә караганда күпкә актив һәм максатчан. Бәлки, заманча дөнья шуны таләп итәдер, - диде 57 яшьлек Зиатдинова Раида Николаевна. – Мондый бәйрәмнәргә еш киләм, алар күбрәк үткәрелсен иде, бигрәк тә җәен.

Кичәнең дәртле һәм актив өлеше булып “Фиеста” кавер-группасының чыгышы саналды. Төрле жанрда җырлар башкарган солистлар һәм музыкантларга төрле яшьтәге кешеләр дә кушылды.

Кичәнең иң якты һәм онытылмас вакыйгасы булып, әлбәттә инде, салют саналды. Бу мизгелне бәйрәм һәм шатлык атмосферасына чумар өчен һәркем көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International