Татарстанда яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Бүген 9 июльдә төнлә һәм иртән Казанда һәм урыны белән Татарстанда яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан буенча секундына 17 — 22 метрга кадәр, Казанда секундына 15 — 20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил булуы мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International