Районда булган кызыклы һәм мөһим вакыйгалар турындагы сюжетлар инде ел дәвамында “Татарстан 24” каналында бөтен республикага күрсәтелеп килә. Яңа форматтагы беренче тапшыруны сез бу җомгада 19 сәгатьтә күрә алачаксыз. Безнең белән бергә калыгыз.
Моның ярдәмендә, җирле эшмәкәрләр өчен дә яңа киңлекләр ачыла. Хәзер сезнең рекламаны кабельле телевидение аша күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде. Бүгенге көндә район буенча аны кулланучылар саны якынча 3000 абонент исәпләнә, бу сезнең бизнес үсешенә булышачак.