Алабуга шәһәренә экскурсия

2018 елның 19 октябре, җомга

Өлкәннәр өчен социаль туризм - сәламәтлекне саклауга, дөрес һәм файдалы ял оештыруга, кызыксыну буенча аралашу даирәсен киңәйтүгә, организмның эшкә сәләтлелеген арттыруга юнәлдерелгән яңа хезмәт күрсәтү формасы.

"Кайгырту" үзәгендә өйдә хезмәт күрсәтү өлкән буын вәкилләре өчен социаль туризм технологиясе старт алды. Өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү буенча бу бик кызыклы һәм перспективалы юнәлеш. Бүген һәр пенсионер Туган як буйлап сәяхәт итә алмый.

«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре фикеренчә социаль туризм өлкән кешеләрне сәламәтләндерүгә зур йогынты ясый, чөнки ул сәламәтлеккә һәм психикага тискәре йогынты ясый торган аз хәрәкәтле яшәү рәвешенә каршы тора.  

Бу ел дәвамында белгечләр тарафыннан Татарстан буенча тарихи истәлекле һәм изге урыннарга экскурсияләр оештырылды. "Кайгырту" ТИО ның спонсорлык ярдәме белән 17 октябрьдә 18 өлкән яшьтәге граждан Алабуга шәһәренә сәфәр оештырылды. Экскурсия Идел Буе Болгарының исән калган бердәнбер һәйкәле - Чертово шәһәрлеге белән башланып китте. Ә борынгы шәһәрне кем бер тапкыр булса да күрә – аны гомер буена хәтерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International