Интернет аша алынган товарны кире кайтарырга була

2017 елның 17 марты, җомга

Бүген Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

Интернет-кибеттән сатып алуда кулланучылар хокуклары турында тулырак хәбәрчебез Эльвира Цыганованың Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” Питрәч бүлеге ФБУЗ филиалы мөдире Өрфәйдә Леонидова белән әңгәмәсендә.

- Өрфәйдә Гатаулловна, хәзерге вакытта “Интернет” челтәрендә товарлар сатып алу турында булган мәсьәлә аеруча кискен тора. Әмма заказга бирелгән товар еш кына кулланучылар көткәнгә туры килми. Мондый ысул белән заказга бирелгән товарны, әгәр дә аның бернинди җитешсезлеге булмаган очракта да, кире кайтарып буламы? Моны ничек һәм нинди вакыт эчендә эшләргә кирәк?

- РФ законнарында товар сатуның мондый ысулы “дистанцион” исемен йөртә. “Кулланучылар хокукларын яклау” законы нигезендә кулланучы дистанцион рәвештә алынган товарны аны тапшыруга кадәр теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырудан соң – 7 көн эчендә кире кайтара ала. Моннан тыш, әгәр тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты турындагы мәгълүмат товарны тапшыру вакытында язма рәвештә бирелмәгән икән, кулланучы товардан аны тапшыру вакытыннан алып 3 ай дәвамында баш тарта ала. Тиешле сыйфаттагы товарны әгәр аның товар төре, кулланучы үзлекләре һәм шулай ук күрсәтелгән товарны сатып алу факты һәм шартлары турындагы документ сакланган очракта гына кире кайтарып була.

- Ә сатып алу фактын раслый торган документ югалган икән, мин товарны кире кайтара аламмы?

- Кулланучыда товар сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документ булмау аны әлеге сатучыдан товар алуның башка дәлилләренә карамау мөмкинлегеннән аермый. Мондый дәлилләр буларак, мәсәлән, шаһитләр күрсәтмәләре яки әлеге товарны түләү исәбенә акча күчерелгән банк исәбе буенча өземтә файдаланырга мөмкин.

- Әйтик, мин каталог аша йокы бүлмәсе гарнитуры алдым. Ул индивидуаль заказ буенча җитештерелгән. Әмма минем тормышымда хәлләр үзгәрде һәм мин бу гарнитурны миңа тапшырганнан соң, аннан баш тартырга карар иттем, бу очракта сатучы миңа акчаны кире кайтарачакмы?

- Кызганыч, юк. Сезнең заказ индивидуаль булган. Әгәр индивидуаль-билгеле үзлекләргә ия булган товар бары тик кулланучы тарафыннан гына кулланыла ала икән, кулланучы тиешле сыйфаттагы товардан баш тартырга хокуклы түгел. Әгәр дә инде җиһаз типик һәм дистанцион ысул белән алынган икән, сатып алучы җиде көн дәвамында аны сатучыга кире кайтара ала.

- Миңа кире кайтарылган товар акчасын нинди вакыт эчендә кайтарырга тиешләр?

- Кулланучы товардан баш тарткан очракта сатучы аңа товар өчен түләнгән акчаны сатучы тарафыннан тиешле таләпләр күрсәтелгән датадан алып 10 көннән дә кимрәк булмаган вакыт эчендә кире кайтарырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International