«Русь, Россия, Ватаным минем!...» Чыты авылы китапханәсендә
шундый исем астында дәүләтебезнең иң зур бәйрәме - Россия көне билгеләп үтелде. Чарага мәктәп яны лагере “Кояшкай”га йөрүче балалар чакырылды. Балалар “Русь”, “Россия” сүзләренең тарихы белән таныштылар. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, дәүләт символлары турында мәгълүматлар алдылар.” Россия тарихы – безнең тарих” исемле китап күргәзмәсе аларның белемнәрен тулыландыруда тагы да ярдәм итте. Балалар өчен “Любовь к Отечеству священна... “ исемле викторина да кызыклы булды. Алар чиратлашып гимнның сузләрен дә яттан сөйләделәр. Чара балаларның асфальтка рәсем ясау конкурсы белән тәмамланды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.