“Алъяпкыч тегү”

2017 елның 14 июле, җомга

“Шатлык” приютында “Үзем булдырам “гамәлгә ашыру буенча мәктәп яшендәге балалар белән “Алъяпкыч тегү” темасына түгәрәк булып узды.

Түгәрәкнең максаты: күрсәтмәлелек кулланып игътибарлылыкны коррекцияләүгә ярдәм итү; уен аркылы балаларда игътибарлылык, хәтер, аралашу күнекмәләрен үстерү, яшьтәшләреңнең гамәлләре белән килешергә өйрәнү.

Балалар бик теләп түгәрәктә катнаштылар, тегү технологиясе белән таныштылар. Түгәрәк барышында “ Бау белән уен “ исемле уен оештырылды. Бу уенны бала чакта кызлар да, малайлар да уйныйлар. Һәм аны төрле кеше төрлечә атый кем “челтәр”, кемдер “җепләр” дип. Нинди ләззәт! Нинди кулларга осталык, җитезлек күнегүләре! Шаккатасың ,әгәрдә синең көтелмәгән бизәк килеп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International