"Киемнәрне ремонтлау" дип аталган практик эш

2017 елның 25 июле, сишәмбе

“Шатлык” приютында “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында “Үзем булдырам, үзем эшлим” юнәлеше буенча  балаларны  киемнәрен ремонтларга өйрәтү максатында мәктәп яшендәге балалар белән “Киемнәрне ремонтлау” дип аталган практик эш булып узды.

Практик эштә барлык балалар бик теләп катнаштылар.  Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәделәр, эш урыны дөрес итеп оештырылды. Балаларның эшләгән эшләре пөхтә, төгәл, һәм төрлечә иде, чөнки һәрбер бала киемне ремонтлаганда иҗади якын килеп эшләде. Максатка ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International