История образования

                                           Кәвәл авылының килеп чыгуы.

              Картларның әйтүләренә караганда безнең Кәвәл авылы 1510 нчы еллар 

             тирәсендә барлыкка килгән.Кәвәл авылын килеп чыгуны ике төрле юл белән 

             тасвирлаганнар.

1.     Юл:

Авылны урталай бүлеп көнчыгыштан көнбатышка таба сузылган елга бар. Шул елга аша чыгып көн ьяктан-төн ьякка таба авлдан олы юл үтә.Шул елларда узгынчыларның бу елга аша үткән чакта атларының дагалары төшеп кала.Юл кырыенда көнбатышка таба якта тимерчк алачыгы була,икенче төрле әйтсәк тимерче келәте. Узгынчылар шул келәттә атларын дагалаталар. Дагалау, яки

 “ковать”(русчага күчергәндә) сүзеннән кешеләр Ковал сүзен китереп чыгарганнар.

2.     Юл:

Авылдан бер километр ераклыкта көнбатышка таба якта  Иске авыл дип йөртелә торган урман бар. Анда берничә хуҗалык булган. Бервакыт бу урында җир тетри һәм мондагы өйләрнең кайберләре  җиргә уба, яки төшеп китә.Шул вакыттан бирле бу урынны  Упкын елгасы һәм урманны  Иске авыл  дип йөртәләр.Бу чорда монда яшәгән кешеләрнең милләте татарлар була.

  Иван Грозный татарларны ислам диненнән Христиан диненә  күчүләрен таләп итә.Монда яшәүчеләр бу тәртипкә кушылып бетмиләр, берәүләре күрше авылга көнбатышка таба биш километр читкә урнашкан  Кибәч авылына, ә икенчеләре Мәтәскәгә һәм Татар Тау иле авылларына күчмә халыклар булып күчеп китәләр.Кайберләре христиан диненә кушыла.Кушылган  хуҗалыклар көнбатыштан көнчыгышка таба күчә башлыйлар.

   Күчмә халыклар “Кәвә” сүзен китереп чыгаралар һәм бу авылга “Кәвәл” исеме шуннан аталып кала.

   Христиан диненә күчкән авылда керәшен татарлары  килеп чыга.

 

          Бөек Октябрь  революциясе елларында безнең авыл.

 

  Октябрь революциясеә кадәр авылның көньяк ягында алпавытлар урнашкан кечкенә генә урман булган. Ул урман хәзерге авкытта  Каенлык дип атала. Алпавытның исеме Борис булган.

  Каенлык урманыннан көньбатышка таба 200-250 метр ераклыкта урман бар. Шул урманда икенче бер хатын-кыз алпавыт була. Аның исеме Ирина атлы була. Шуннан бирле  бу урманны Әби урманы  дип атый башлыйлар. Әби урманы уртасында  25 гектар  җир бар, аны “Олачык” дип йөртәләр. Әби бу җирләргә чәчү чәчкән, иген иккән. Әби урманының төньяк өлешендә ташлык булган, аны Ташелга  кырые дип атыйлар.  Әйе, авылда тормыш җиңел булмый. Крестьяннар алпавытларга ялланып эшләп көн күрәләр. Бигрәк тә безнең авыл

Крестьяннарыннан Апаров Алексей алпавытларга кучер булып йөри, ә хатыны Апарова Прасковья алпавытның сыерларын сава. Күрше Кибәч авылыннан кайбер ир-егетләр алпавытның урманын саклыйлар. Алпавыт рөхсәтеннән башка урманнан утын, печән хәзерләү тыелган була.

 

           Октябрь  революциясеннән соң безнең авыл.

Крестьяннар  Октябрь революциясеннән  соң алпавытларның имениеләрен, йорт-җирләрен яндыралар, ә алпавытлар үзләре чыгып качалар. Шуннан соң җир

Крестьяннар кулына күчә.Авылда укый, яза белүче кешеләр күренә башлый.

Авылда беренче пионер, комсомол һәм коммунистлар килеп чыга. Авылда беренче пионер, комсомл Казаков Иван була.  Авылда иң беренче укый, яза белүче кеше Саперов Данилл була. 1-4 нче класска кадәр мәктәп ачыла.

 

                                Колхозлашу еллары.

          1928-1930 нчы елларда коллективизаөия башлана.Крестьяннарның  тормышы  җиңел булмый. Җирне үгезләр, атлар җигеп  сука белән сукалыйлар. Бөртекне тубалларга тутырып кул белән чәчәләр.

       Игенче крестьянның киеме: аякта чабата, өстә киндер-ыштан була.

Игенне урак белән уралар. Ындыр табакларында чабагач белән сугалар. Крестьяннарның чәчү җире аерым, пар җирләре аерым була.

 1931 нче елда безнең авылда колхоз оеша. Колхоз белән Мәхмүт исемле кеше җитәкчелек итә.1941-1945 нче елларда Янцыварь авылы кешесе Родионов Петр җитәкчелек итә.  1948 нче елда колхоз икегә бүленә. Мәктәп ягы “Красный день” иселе колхоз була. Аңа Тумаков Василий җитәкчелек итә. Клуб ягы “ Вперед    исемендәге колхоз була. Анда Шабаков Федор җитәкчелек итә.

  Авыл көннән-көн үзгәрә, колхозчылар яхшырак тормышта яши башлыйлар. Социаль- культура объектлары төзелә башлый.

1947 нче елда избач ачыла, анда Саликиев Николай җитәкчелек итә. 1949 нчы елда ике колхоз бергә берләшә кәм колхозга “Калинин”исеме бирәләр. Җитәкчесе-Типтярев Леонтий була.Ул 1959 нчы елга кадәр эшли. 1959 нчы елда Ларионов Иван Федорович җитәкчелек итә башлый. 1963 нче елдан колхоз “Россия” исемен йөртә.

 Безнең авыл 1935-1958 нче елларда Теләче районына керде, ә 1959 нчы елдан Питрәч районына күчте.1961 нче елны авылга электр уты кертелде.

 2003 елда авылга тулысы белән газ тоташтырылды.

  Авылдан чыккан куренекле шәхесләр: Макаров Петр Ильич

                                                                    Макаров Анатолий Николаевич

Культурно-историческое наследие д.Чуча

Последнее обновление: 24 сентября 2019 г., 14:15

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International